Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында авыл балалары өчен кече Сабантуй үтте

Некрасовка авылы янындагы әрәмәлек бу көнне балаларның шау-шулы авазларына күмелде, Яңа Иглай авыл җирлегенә караган барлык авыллардан да сабыйлар бирегә кече Сабантуйга җыелдылар. Авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләре алар өчен матур бәйрәм, күңелле уеннар оештырганнар иде.

Шунда ук татлы ризыклардан авыз итәргә дә мөмкинлек булды, җиңүчеләр бүләкләр дә оттылар.
- Бәйрәм искиткеч күңелле үтте. Балалар да, аларның әти-әниләре дә канәгать калдылар, - ди Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы, бәйрәмнең инициаторы Гүзәлия Лотфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Сабантуй