Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында быел 550 баланы вакытлыча эшкә урнаштырырга җыеналар

Нурлат мәшгульлеге үзәгенең быел шулкадәр баланы эшле итү мөмкинлеге бар.

- Узган елда безгә 140 бала өчен эш урыны булдыру күздә тотылган иде, без планны арттырып 180 баланы эшле иттек, - ди мәшгульлек үзәге директоры Нәгыйм Сафиуллин. - Быел мөмкинлекләрнең күпкә артыграк булуы яхшы, димәк, күбрәк баланы эшле итә алачакбыз. Ә бу гаилә бюджетына да ярдәм, үсмерләрне хезмәткә тарту ягыннан да файдалы.
Каникуллар чорында эшләргә теләк белдерүчеләр шактый булыр, дип фаразлыйлар мәшгульлек үзәгендә. Чөнки үзәк аша үсмерләргә бирелә торган матди ярдәм күләме узган елның августыннан артты, бүгенге көндә ул 1250 сум тәшкил итә. Моннан тыш, минималь хезмәт хакы да ел башыннан зуррак, ә эш бирүчеләр килешү нигезендә балаларга эшләгән сәгатьләреннән чыгып минималь хезмәт хакы түләргә тиеш.
Мәшгульлек үзәге инде бүгеннән үсмерләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеген эзли башлаган, чөнки җәйне көтмичә язгы каникуллар чорында ук эшләп алырга теләүчеләр булырга мөмкин бит. Шулай ук биредә районның үсмерләргә вакытлыча эш урыннары тәкъдим итәрлек оешма-предприятиеләреннән заявкалар да көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат