Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында халык җыеннары башланды

20 гыйнварда районның Биккол һәм Фома авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова, җирле "Сөләйманов Ә.И" хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов һәм район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина авыл җыенын узган елда үткәрелгән җыеннарда күтәрелгән сораулар буенча эшләнгән эшләргә хисап тотудан башлады. Алар нигездә үтәлгән, кайберләре хәл итү стадиясендә. Халык аеруча 2015нче елда авыл урамы төзелеше планлаштырылу хәбәрен сөенеп каршы алды. Авыл җирлеге башлыгы шулай ук ел дәвамында эалып барылган эшләр буенча да хисап тотты. Авылда халыкның социаль-эшлекле активлыгы үсә, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алучыларның саны арта, хуҗалыкларда 300гә якын мөгезле эре терлек асрала. Шунда ук агымдагы елга бурычлар да аталды. Алар арасында Җиңүнең 70 еллыгына һәйкәлне һәм аның тирәсен яңарту, йортларны рәсмиләштерүне төгәлләү, зират коймаларын ремонтлау һәм башкалар бар.

Фома авыл җирлегендә дә авыл җыены халыкның зур активлыгы белән үтте. Авыл быел шактый матур үзгәрешлр кичергән: дәүләт һәм район программалары ярдәтмендә фермер хуҗалыгы һм мәктәпкә кадәр юллар төзелгән, ветеринария пункты ачылган, җирле мәктәптә капиталь ремонт бара. Авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдиновның хисап чыгышын тыңлаганнан соң халык үзләрен борчыган сорауларны да күтәрделәр. Җирле фермер Минтаһир Шаһиәхмәтовның авылның санитар-экологик торышына, юлларга, көттүлек җирләренә кагылышлы сорауларын халык та күтәреп алды.

Реклама

Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда шулай ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Һәр ике авылда да җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X