Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат районында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә

    16 апрельдән 23 майга кадәр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Ул язгы кыр эшләре барышында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан үткәрелә. - Бу чорда кыр эшләренә чыгачак чәчү һәм җир эшкәртү техникасының техник торышы, аларның куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирүе тикшереләчәк, яктырту приборлары булу, блокировкалау системасының һәм саклау җайланмаларының...

    16 апрельдән 23 майга кадәр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителә. Ул язгы кыр эшләре барышында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан үткәрелә.
    - Бу чорда кыр эшләренә чыгачак чәчү һәм җир эшкәртү техникасының техник торышы, аларның куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирүе тикшереләчәк, яктырту приборлары булу, блокировкалау системасының һәм саклау җайланмаларының төзеклеге тикшереләчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Вәгыйзь Сатдаров. - Эшләүчеләр махсус киемнәр һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Зур җитешсезлекләр ачыкланганда гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту каралган.
    Бу чорда шулай ук урыннарда чираттан тыш инструктажлар үткәреләчәк һәм башка эшләр башкарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: