Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында исерекләр азайган

ЮХИДИ инспекторлары 1 февральдән тоныкландырылган тәрәзәләр белән йөрүче шоферларга каршы көрәш башлады. Бүлектә әйтүләренчә, исерек көе руль артына утыручы машина йөртүчеләр дә кимегән икән.

- Күз тимәсен, соңгы бер атна эчендә район юлларында бер генә дә исерек машина йөртүче тоткарланмады, - ди өлкән дәүләт инспекторы Петр Фадеев.- Ә менә тоныкландырылган тәрәзәләр белән йөрүче ике машинаны тоткарларга туры килде. Кагыйдә бозулары өчен аларга административ материал төзелде һәм урында ук машина тәрәзәләреннән тоныкландыручы пленка салдырылды. Беренче тапкыр тоткарлаганда, аңлату эшләре һәм 500 сум күләмендә штраф салынса, икенче юлы инспекторлар кисәтүенә "колак салмаучылар" 10 тәүлеккә кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителәчәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X