8 ай эчендә районда кешеләрне төрле хайваннар тешләүнең 120 очрагы теркәлгән.
Мондый тешләүләр котыру чире кебек авыруның таралу ихтималы белән куркыныч.
- Котыру авыруы асылда сукбай этләрдә, мәчеләрдә, кимерүчеләрдә, төлкеләрдә була. Авыру хайваннар гадәттә ярсыган булалар, тирә-яктагыларга ташланалар, һәм 2-4 көн эчендә үк органнар параличланырга мөмкин, - ди гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табиб-эпидемиологы. Шуңа да берәр хайван тешләсә, беренче көнне үк медицина ярдәме алырга кирәк. Вакытында ясалган вакцина котыру чире белән зарарлану ихтималын бетерә.