Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында “Киленбикә” бәйгесенең зона этабы үтте

22 ноябрьдә Якты Күл күпфункцияле үзәгендә "Киленбикә" район бәйгесенең соңгы зона бәйгесе үтте.

Нурлат муниципаль районының "Мәдәни үсеш үзәге", "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы, татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлекләре оештырган әлеге чарада бу юлы Кизләү, Киекле, Яңа Иглай, Якты Күл авыллары, Югары һәм Түбән Нурлат микрорайоннары һәм Нурлат шәһәре киленнәре бу көнне татар хатын-кызларына хас булган иң күркәм сыйфатларны гәүдәләндерделәр. Гаҗәеп уйланылган сценарий, катнашучыларның лаеклы сайлануы, яклау төркеменең әзерлеге, тамашачыларның ихласлыгы - барысы бер бөтен булып бәйгегә югары дәрәҗәдә китерделәр. Бу көнне сәхнә чәчәкләргә күмелде - аны киленнәргә кайнаналары, ирләре, балалары, күршеләренең бүләк итүе үзе үк бик матур мәгънәгә ия иде. Дүрт кустта үткән зона ярышларында чыгыш ясаган иң лаеклы 4 килен район бәйгсендә үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Әлеге чыгышларны 29 ноябрьдә шәһәр Мәдәният йортында Халыкра Әниләр көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм тантанасында күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат