Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында “Комбайн” операциясе кысаларында үзара тикшерү буенча рейдлар тәмамланды

Аның нәтиҗәләре белән безне Гостехнадзорның Нурлат районы һәм шәһәре буенча бүлеге начальнигы Расих Сатдаров таныштыра.

- Операция кысаларында районның барлык эре һәм фермер хуҗалыкларындагы комбайннар басуда эш вакытында тикшерелде. Тикшерүләр көн саен башкарылырга тиешле техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрнең тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын күрсәтте. Мәсәлән, двигательләр, радиаторларның һава фильтрлары һәм челтәрләре вакытында чистартылмый. Шулай ук янгын сүндергечләр, янгын сүндерү инвентаре, шулай ук басуда махсус машина яки су тутырылган сыешлыклы трактор булу-булмауга зур игътибар бирелде. "АгроРазвитие", "Тулпар-Агро" һәм "Сөләйманов Ә.И" хуҗалыкларында комбайнчыларның кыр кораблары руле артына тиешле документларсыз утыру очраклары да ачыкланды.
- Ачыкланган кагыйдә бозуларга карата ниндидер чаралар күреләчәкме соң?
- Ачыкланган кагыйдә бозулар һәм җитешсезлекләр буенча предписаниеләр бирелде, аларны бетерүнең конкрет сроклары куелды. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: гадәттә урак эшләре азакка якынлашканда инженер-техник хезмәткәрләр, агрономнар кырда эшләүче комбайннарга контрольне киметәләр. Әмма басулардан соңгы техника киткәнчегә кадәр игътибарлы булырга, эшләгәндә һәм маршрут картасы нигезендә бер басудан икенчесенә күчкәндә техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен истә тотарга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X