Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында комбайннар урак алды тикшерүе уза

Бүген комбайннарның урып-җыю кампаниясенә әзерлеге буенча район конкурсын бәяләү бара. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин җитәкчелегендәге комиссия районның 6 хуҗалыгында комбайннарның әзерлеген тикшерә.

Ул иртән үк "Нурлат сөте"нең Югары Нурлат бүлекчәсеннән башланып, Богдашкино ("Южная"), Урта Камышлы ("ИРС"), Егоркино ("Агромир"), МТС ("Тулпар") һәм Фомада ("Сөләйманов" КФХсы) дәвам итте.
-Быел район басуларында урып-җыюга 62 комбайн чыгачак,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Вагиз Сатдаров.-Елдагыча, техниканы уракка иң яхшы әзерләүгә конкурс кысаларында махсус комиссия һәр хуҗалыкның әзерлеген энә күзеннән үткәрә.
Быелгы конкурс кысаларында да төп таләпләрнең берсе итеп техниканы герметиклаштыруга, югалтуларсыз эшкә көйләүгә зур игътибар бирелә, техникага хезмәт күрсәтүнең оештырылуы да карала. Әлбәттә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү-махсус эш киеме, ком, огнетушитель, көрәк һ.б.лар белән тәэмин итү, инструктаж журналы булдыру һ.б.лар да күз угында тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев