Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында сайлау участоклары ачылды

Райондагы барлык 60сайлау участогында да ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирү иртәнге сәгать 7дә башланды.

Нурлат урамы, 8нче йортта урнашкан 2332нче сайлау участогы сайлауны Россия һәм Татарстан гимннары белән ачты. Иң беренче тавыш бирүче "Чулпан" иминият компаниясенең Нурлат филиалы директоры Дамир Вәлиевның кулы җиңел булды. 7.01 сәгатьтә участокта җанлылык иде инде.
- "Һәр тавыш мөһим" акциясен яклап, бөтен коллективыбыз белән сайлауда катнашачакбыз Учатокларга иртәдән үк килергә сөйләштек, - диде Дамир Нәгыймович.
- Мин "Нурлатавтотранс" җәмгыятендә эшлим, болай да иртә торырга күнеккән кеше, эшне дә иртән башкарырага яратам, - ди Рөстәм Әбҗәпбаров. - Мин чын күңелдән киләчәк тормышның тагын да матуррак булачагына ышанып килдем.
- Якшәмбе көнге эш иртәбез комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр белән танышудан башланды, - ди Нурлат - Көнчыгыш сайлау участогы рәисе Татьяна Соренкова. - Һәркайсыбыз сайлауларның законлы узуы өчен тырыша. Без гадел сайлаулар яклы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар 2015

2
X