Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында шикәр чөгендеренә керештеләр

Бүгенге көнгә 131 гектардан 4,2 мең тонна татлы тамыр казылган. Уртача уңыш 317 центнер тәшкил итә.

Басуга беренчеләрдән булып шимбә көнне "Сөләйманов Ә.И" КФХсында чыктылар, "Южная" агрофирмасы җәмгыятендә чөгендер урагы кичә, дүшәмбедән башланды. Шул көннәрдә "Нурлат шикәр" ЯАҖендә дә татлы тамырны кабул итү башланды.
Быел районда шикәр чөгендере мәйданнары 6110 гектар тәшкил итә, аларның күп өлеше "Агро-Инвест" ИКның "Сөләйманов Ә.И" һәм "Южная" хуҗалыкларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат