Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында “Снегоход”ларны тикшерәчәкләр

19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр Татарстанның Гостехнадзор идарәсе "Снегоход" операциясе игълан итте.

- Гостехнадзорның Нурлат районы буенча бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр еш кына мондый төр моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәтә. Хуҗалары моточараларны вакытында теркәмиләр, техника карау үткәрмиләр, я булмаса тиешле документлары юк, - ди бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Газинур Зәйдуллин. - Айлык барышында әлеге категория машиналарның төзеклегенә, комплектлануына, дәүләти теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә һәм башкаларга зур игътибар биреләчәк. Ә кагыйдә бозучылар РФ КоАПы нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.
Гостехнадзор идарәсе белгечләре берүк вакытта барлык төр транспорт чараларын дәүләти теркәү кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме артуын да искәртә. Ул гражданнарга 1500-2000, вазифаи затларга 2000-3500, юридик затларга 5000-10000 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев