Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында туберкулез авыруына бәйле хәл яхшырган

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне белән бәйле рәвештә бу өлкәдәге хәл турында безгә Роспотребнадзорның Нурлат бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Анна Трифонова сөйли:

- Бүгенге көндә Нурлат районында актив һәм актив булмаган формадагы 47 авыру исәптә тора. Узган елда туберкулез белән яңадан авыручы тагын 26 кеше ачыкланган. 2012нче ел белән чагыштырганда, авыруга бәйле хәл 1,6 тапкыр яхшырган.
- Тәртипле яшәү рәвеше алып баручыларның авырып китү куркынычы бармы?
- Куркыныч зур булган төркемдә - туберкулезга каршы профильдәге дәвалау учреждениеләре медицина хезмәткәрләре. Моннан тыш, даруга күнеккән формадагы авырулар саны да арта бара.
- Дәваланырга теләмәүче һәм тирә-яктагылар өчен куркыныч тудыручы ачык формадагы туберкулез белән авыручыларга карата нинди чаралар күрелә?
- Закон нигезендә аларны суд карары буенча дәвалыйлар.
- Ни өчен вакытында флюорография үтү кирәк?
- Бу контроль һәм профилактиканың кирәкле формасы. Узган елда 26459 кеше (бу планга карата 97,3 проц.) тикшерелгән. Күчмә җайланма эшләде, ул тикшерүләрне үзәктән еракта урнашкан торак пунктларында да алып барырга мөмкинлек бирде. Даими рәвештә мәҗбүри тикшерү үтеп торган кешеләр дә кайчагында кинәт кенә авырып китәргә мөмкин. Озак вакытлар буена бу авыру тәртипсез яшәү рәвеше алып баучылар авыруы дип саналды. Бүгенге көндә мондый фикер дөреслеккә туры килми. Авыруны йоктыру туберкулез белән авыручы белән яңа элемтәгә керүдән генә дә булмаска мөмкин. Кеше үз гомере буена туберкулез инфекциясе белән күп тапкырлар очраша, әмма организм аңа таралырга ирек куймый. Стресслар, начар шартлар булганда Кох таякчыклары уяна, үрчи һәм сәламәтлеккә зыян сала. Иммунитет начаррак булган саен, авыру куркынычы да зуррак булуы расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы туберкулез