Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында урып-җыю барлык мәйданнарның 22 процентында төгәлләнгән

Кичәге көнгә районда 9128 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урдырылган, бу барлык мәйданнарның 22 процентын тәшкил итә.

Район буенча уртача уңыш бер гектарга 26,6 центнер туры килә. Кичә, 28 июль көнне, районда 758 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган, иң күп мәйданнар (232 га.) "Сөләйманов Ә.И" КФХсына туры килә, "Южная"да - 208, "Тулпар-Агро"да 118 гектарда иген урдырганнар. Процентларга күчереп исәпләгәндә, "ИРС" хуҗалыгы алда бара, биредә барлык мәйданнарының 42 процентында эшләрне төгәлләргә өлгергәннәр, бу сан "АгроРазвитие"дә - 30, "Сөләйманов Ә.И"дә - 28, "Нурлат сөте"ндә - 27 процент тәшкил итә. Бер гектарга иң мул уңыш әлегә "Нурлат сөте" ОООсында, биредә бөртеклеләрнең уртача уңышы 32,7 тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат