1 апрельдән старт алган язгы чакырылыш кампаниясе вакытында районнан 100 егет армия сафларына китәчәк.
Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Илдус Мазияров хәбәр итүенчә, Нурлат егетләре Камчаткадан алып Украинага кадәр хәрби һава десанты гаскәрләренә, диңгез флотына да җибәреләчәк икән.
- Кырымга җибәрү булмаячак, - ди Илдус Мазияров. Китүче егетләрнең 19ы - югары белемгә ия. Тиздән тагын бер яңалык гамәлгә керергә тиеш икән. Армиядән соң, вузда укырга теләге булганнарга әзерлек курсларында укыган өчен хөкүмәт түли башлаячак, ди. Тик шунысы бар, мондый хокук яхшы хезмәт иткән, ягъни үрнәк солдатларга гына биреләчәк. Әлегә Нурлат егетләре табиб комиссиясе уза башлаган. Бу көннәрдә инде белгечләр 68 "призывник"ның сәламәтлеген тикшергән. Егетләрнең беренче партиясен армия сафларына озату 21 апрельгә планлаштырыла.
Нет комментариев