Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының арпа басуларында урак кампаниясе бара

Бүген, 13 августта район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин озатуында, "Нурлат сөте" җәмгыятендә уракның барышын карап чыкты.

Район башлыгы биредә арпа басуына тукталды. "Нурлат сөте"нең 260 гектарлы бу кырында әлегә Иван Киселев белән Алексей Захаров экипажлары эшли. Арпаны орлыкка суктыралар. Әмма бүген биредәге арпаны алып бетерүгә тагы да күбрәк көч җәлеп итәргә, диелде.
- Районда арпа мәйданнары 9000 гектар тәшкил итә, бүгенге көндә аның 6000 гектардан артыграгы җыеп алынды, калган арпаның иң күбе, төгәлрәге, 1500 гектардан артыграгы нәкъ "Нрулат сөте"ндә, - диде Ислам Сафиуллин. Равил Кузюров комбайнчылар белән аралашты, аннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начльнигы Ислам Саифуллин һәм "Нурлат сөте"нең җитәкчесе Вәзир Сәгыйров белән урак барышына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турынла сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат