Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Иске Әмзә авылында әфган сугышында һәлак булган Рәис Һадиев истәлегенә стела ачылды

Стеланы ачу тантанасы авыл өчен генә түгел, район өчен дә зур чара булып үтте.

Анда "Хәрби туганлык" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, генерал-майор Иван Стогниев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында сугышчы-интернационалистлар эшләре буенча эшче төркем әгъзасы Радик Әхмәров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина, районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин, "Хәрби туганлык"ның республика һәм Россиядәге бүлекчәләреннән вәкилләр, сугышчы-әфганчылар һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Чара авыл зиратында Рәис Һадиевның каберен зыярәт кылудан башланды, соңрак стела янәшәсендә митинг үтте. Стела авыл клубы янәшәсендә урнашкан, аны булдыру мәшәкатьләрен Рәиснең апасы Сания һәм җизнәсе Илгиз Нәбиуллиннар үз өсләренә алган. Ә тантаналы чара авыл халкы катнашында бик җылы булып узды.
Бу хакта тулырак "Дуслык"ның чираттагы номерында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Афганнар