Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Контроль-хисап палатасында яңа җитәкче

Бүген, 27 февраль көнне, Нурлат муниципаль районы Советында чираттан тыш сессия үтте. Район Советы рәисе Равил Кузюров көн тәртибе көнүзәк темалардан формалаштырылуын хәбәр итте.

Депутатлар Контроль-хисап палатасы рәисе Рәмис Шәйхетдиновның башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуын карадылар. Хәзер район Советы карары белән контроль-хисап палатасын финанс өлкәсендә һәм җитәкчелек вазифаларында зур тәҗрибәгә ия Марина Вячеславовна Ибраһимова җитәкләячәк.
Биредә шулай ук яшьләр парламенты булдыру мәсьәләсе дә каралды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карышндагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзасы Ленар Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, бу органның булдырылуы яшьләрнең хокукларын һәм законлы кызыксынуларын көйләү өчен кирәк. Район Советы каршындагы Яшьләр парламентының рәисе итеп Ленар Әһлиуллин расланды.
Депутатлар очрашуы азагында район Советы юристы Александр Ханеня район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелүе турында хәбәр итте. Сессиядә күтәрелгән барлык мәсьәләләрне дә депутатлар тиешле карарлар белән ныгыттылар.


Безнең белешмә
Марина Вячеславовна Ибраһимова - Контроль-хисап палатасы рәисе, 1973 елда туган, белеме буенча экономист, гомуми эш стажы 25 ел. Моңа кадәр "Сельхозснаб"та бухгалтер булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат чираттан тыш сессия