Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының көтүне яңарту технологы республикада дүртенче

Чәршәмбе көнне Биектау районының "Элита" нәсел предприятиесе базасында үткән мөгезле эре терлек көтүен яңарту буенча технологларның республика конкурсында Нурлат районының "АгроРазвитие" хуҗалыгыннан Антонина Николаева да катнашты.

- Антонина Васильевна конкурсның теоретик һәм гамәли өлешләрендә белемнәрен күрсәтеп, 100 мөмкинлектән 94 балл җыйды һәм республикада 4нче урынга чыкты. Конкурста 43 районнан белгечләр катнашуын исәпкә алганда, бу күрсәткеч начар түгел һәм без районыбыз белгече өчен бик сөендек. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез, - ди районның селекция-нәсел службасы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат