Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Некрасовка поселогында Балалар Сабантуе үткәрделәр

Менә инде икенче ел рәттән Яңа Иглай авыл җирлегенә кергән барлык авылларда яшәүче балалар өчен Некрасовка поселогы янындагы ямьле әрәмәлектә Балалар Сабантуе үтә.

Быел да авыл балалары бәйрәмне зарыгып көтеп алганнар һәм бәйрәмдә бик теләп катнашаканнар. Оештыручылар - авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният, мәгариф учрежденияләре хезмәткәрләре балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле ярышлар, бәйгеләр үткәргәннәр. Балаларның күңел ачуын карарага әти-әниләр белән бергә әби-бабайлары да килгәч, бәйрәм гаҗәеп куңелле гаилә бәйрәменә әверелгән. Яңа Иглай авыл җирлегендә Балалар Сабантуен киләсе елларда да үткәреп, традицион бәйрәм итмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат