Нурлат районының Салдакай авылы кызы Путин бүләген алды
Россия Президенты Владимир Путинның "Сочи шәһәрендә 2014 елда үткән XII кышкы олимпия уеннары һәм XI кышкы паралимпия уеннары" истәлекле медале белән бүләкләнүчеләр арасында Нурлат районының Салдакай авылында туып үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче Алисә Гайнуллина да бар.
Алисә "Таттехмедфарм"ның 6нчы даруханә пунктында фармацевт, олимпия уеннары вакытында Сочида үз һөнәре буенча эшләгән. Алисәгә медальне исә тантаналы шартларда "Таттехмедфарм"ның генераль директоры Олег Акберов тапшырган. Әлеге медаль РФ Президенты исеменнән Бөтендөнья уеннарын оештыру һәм әзерләүгә зур өлеш керткән оешмалар һәм гражданнарга тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев