Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының шашка-шахмат сөючеләре Өлкәннәр көненә багышланган традицион турнирын уздырдылар

Шахматчылар арасында бу традицион бәйге күптәннән уздырылып килә инде, ә узган елдан аларга шашкачылар да кушылды.

Быел көч сынашырга унга якын шашкачы җыелды. Нәтиҗәдә, I урынны Сергей Зайцев яулады. Рифкать Сафиуллин белән Рафаэль Әюпов II-III урыннарны бүлештеләр. Шахмат турнирында ун кеше катнашты. Быел турнирның җиңүчесе булып Сергей Анисимов танылды. Григорий Ермолаев - II, Хәлим Мингатин III урыннарны алдылар. Барлык җиңүчеләр һәм призерларга да район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге гармота-медальләрдән тыш, акчалата бүләкләр дә тапшырды.
Шунысы сөенечле, шашка-шахмат сөючеләрннең үз "өйләре" бар хәзер. Һәр ял көннәрендә алар элеккеге фильмотека бинасына урнашкан үз клубларына җыелылалар. Быел үз көчләре белән ремонт та ясаганнар: идән, түшәмнәр төзәтелгән, өстәл-урындыкларны буяп, яңартып куйганнар. Шахматчылар арасында балта эшен белүчеләр дә, сылаучы-буяучылар да табылган икән. Гомумән, озак вакытлар буе бүлмәдән-бүлмәгә күченеп өргән спорт сөючеләр биредәге шартлардан бик канәгать хәзер. Тәвәккәләп башлаган эшләрендә булышучылар да табылган. Район мәгариф идарәсе бинасын биргән, 1нче һәм 2нче мәктәпләр дә, "Спецстроймонтаж" җитәкчесе Илдар Гарифуллин, "Движение" җәмгыяте директоры Сергей Зайцев, Картлар йорты директоры Евгений Савинов та бик теләп булышканнар. Ә тиздән шашка һәм шахматчыларның яңа сезоны башланачак.
- Шөкер, өебез булгач, эшләрне дә үз көебезгә алып барырга мөмкин хәзер. Мәсәлән, 4 октябрьдә шашка һәм шахмат беренчелекләренең жирәбәсен уздырачакбыз. Ике беренчелек тә киләсе елның февраленә кадәр сузылыр дип көтелә. Аннан иң яхшы шахматчылар арасында традицион Кубок та уйнатылачак, - ди ярышларның баш хөкемдары, шашка-шахмат клубы җитәкчесе Ринат Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат шахмат буенча турнир