Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының социаль хезмәткәре “Социаль хезмәт өлкәсе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

"Гармония" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Бураевага әлеге хөкүмәт бүләген бүген, 30 гыйнварда, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында тапшырдылар.

Коллегия "2014 елга нәтиҗәләр ясау һәм 2015 елда тармакның үсеш перспективалары" дигән тема астында үтте, аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 27мең 597,2 сум тәшкил иткән, 2015 елда минималь хезмәт хакы 6420 сум итеп билгеләнгән (Россиядә уртача 5554 сум), хезмәт хакы буенча бурычлар 2,5 тапкырга кимегән. Коллегия утырышында Нурлат мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эшкә урнаштыру, ветераннар белән эшне оештыруда уңышлы эшләп килүче район буларак телгә алынды. Утырыш эше видеорежимда барды, анда районның социаль службалары җитәкчеләре турыдан-туры, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җитәкчелегендә бер төркем белгеч Нурлаттан торып катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлта