Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының тагын бер йөзьяшәре Владимир Путинның шәхси котлавын алды

Июнь аенда гына мондый тәбрикләүләр барлыгы 9 кешегә ирештереләчәк.

Сишәмбе көнне Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәдичә Тямаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәмендә чордашлары, балалары, оныклары, оныкчыклары гына түгел, ә район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова да котлады. Флюра Рәшитовна Хәдичә әбигә Россия Президентының шәхси котлау открыткасы белән беррәттән район башлыгының да котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.
90 яшь - тәсирле дата. Юбиляр 9 дистә гомер эчендә барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татый. Сугыш кыенлыклары, аннан илне торгызуда булышу, яшь көе 3 бала бала тол калу...
- Ул чорда барыбыз да шулай яшәдек, - ди тыл хезмәтчәне хәтер яңартып. - Сугыштан алып кайткан яралардан вафат булган төпчегем - улым Маратыма нибары 3 ай иде. Аңа нибары 28 яшә иде.
Бәйрәм көнендә район башлыгы урынбасары көр күңелле, оптимист әбигә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат