Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Урта Чаллы авылы клубы Яңа елны үзенчәлекле каршы ала

Биналарны, урамнарны бизәүгә район авылларында да актив кушылдылар.

Урта Чаллы авылы клубы янында да чын әкияти халәт хөкем сөрә бу көннәрдә. Клуб янында үсеп утыручы чыршылар төрледән-төрле утлардан балкып утыра, ә килүчеләрне кардан ясалган Кыш бабай, Кар кызы сыннары, янәшәдә генә кулына факел тоткан 2 метр биеклектәге Олимпия аюы каршы ала. Ә авыл халкы һәм балаларның игътибарын күбрәк ел символлары җәлеп итә. Ә алар биредә бер генә түгел, икәү хәтта. 4 метр озынлыктагы, 3 метрга якын биеклектәге мәһабәт ак ат эчке яктан урын алса, юл читендә көрән төстәгесе җайлап яткан.
- Клуб тирәсен бизәүгә ел саен зур игътибар бирәбез, - ди клуб мөдире, әлеге кар сыннарын үз куллары белән ясаган Зиннур Нургалиев. - Быел да клуб хезмәткәрләре барыбыз бергәләшеп сыннар өчен кар җыйдык, аны туңдырдык һәм менә шундый күңелле почмак булдырдык.
Клубта исә быел Яңа ел уңаеннан тагы бер сөенечле яңалыклары бар әле. Шул авылда туып-үскән Радик һәм Рамилә Минзариповлар гаиләсе клубка заманча музыкаль аппаратура бүләк иткән. Үзләре чын җыр-моң осталары булган Радик белән Рамилә клубта үтүче бәйрәмнәр һәрчак күңелле үтсен, дип тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат