Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Яңа Әмзә авылында участок ветеринария пункты төзелә

Яңа Әмзә авылы халкы өчен яңа ел матур яңалыктан башланды - әле декабрь азагында ук биредә подрядчы оешма блоклардан булачак участок ветеринария пункты бинасын җыеп, түбәсен ябып куйды.

Алга таба пунктның тирә-ягын төзекләндерү планлаштырыла. Ветеринария пункты Яңа Әмзә һәм тирә-як авыллар халкына, хуҗалыкларга хезмәт куячак, биредә ике ветеринария белгече эшләячәк. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Василий Лысов әйтүенчә, участок ветеринария пункты 2015 елда Татарстанда ветеринария пунктлары төзү программасы буенча төзелә һәм аны май аенда ачу планлаштырылган. Билгеле булганча, районда әлеге программа буенча Фома авылында узган елда ачылган ветеринария пункты әлеге участокка хезмәт күрсәтә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат участок ветеринария пункты