Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районына эш визиты белән “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде

ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Нурлат районына эш визиты Иске Әлмәт авыл җирлегендә эш алып баручы фермер хуҗалыклары белән танышудан башланды.

Алмаз Әхмәтшин озатуында ул иң беренче булып Фәнил Гарифуллинның крестьян-фермерлык хуҗалыгын карады. Хуҗалыкта бүгенге көндә 60 баш савым сыер асрала, бүгенге көндә биредә 1200 килограмм сөт савыла. Фермерның үзе әйтүенчә, хуҗалыкны үстерүдә  дәүләт программалары ярдәмгә килә. 2014  елда ул “Эш башлаучы фермер” конкурсында җиңү яулаган иде, быел исә “Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча конкурста катнашып Грант отты. Әлеге акчаларга ул терлекләрнең баш санын арттырырга һәм яңа техника сатып алырга җыена. Бүгенге көндә биредә дистәдән артык авыл кешесе эшли. 
Янәшәдә үк урын алган икенче бер – Чулпан Нурмөхәммәтованың фермер хуҗалыгы кошчылык буенча махсуслашкан. Быел гына ачылган фермер хуҗалыгында 1500 баш каз, 500 баш үрдәк үстерелә. Эшне башлап җибәрергә исә “Эш башлаучы фермер” программасы ярдәмгә килгән. Кыска гына вакыт эчендә фермер хуҗалыгында кошларны асрау өчен бина төзелгән, сулык казылган. Чулпан Нурмөхәммәтова әйтүенчә, барлык эшләрендә дә ул җирле фермерлар Фәнил Гарифуллин һәм Наил Хәйбуллинның ярдәмнәрен тоя. Алга таба исә инкубатор булдырырга дигән ниятләре дә юк түгел. 
Әгъзам  Саматович һәм Алмаз Сәлимович фермерлар белән аралашып,  алга таба хуҗалыкларны үстерүдә кооператив төзү юнәлешен карарга киңәш бирделәр, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев