Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында эш фронтын халык билгели

Дүшәмбедән районда традицион халык җыеннары башланып китте. Халык белән быелгы беренче очрашулар Андреевка һәм Богдашкинода узды.

Авылларда яшәүчеләрнең сорау һәм теләкләрен район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов тыңлады һәм үз контроленә алды. Андреевкада әле ачык сөйләшү башланганчыга кадәр үк ул авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова белән берлектә социаль-мөһим объектларда булды һәм эшләрнең барышы белән танышты. Башта Ильяс Әхмәтҗанов җирле скважинада су чистарту буенча җайланманың эшенә бәя бирде. Икенче тукталыш быел үзара салым средстволары хисабына ремонтланачак күпердә булды. Район башлыгы урынбасары авылда кышын юлларны карап тору эшенә дә игътибар итте, барлык урамнар да кардан чистартылган иде. Аннан мәктәп һәм балалар бакчасында булды. Фельдшер-акушерлык пнуктында баш табиб белән берлектә терапевтның күчмә кабул итүен оештыру мәсьәләсен хәл итте. Шунысын да әйтергә кирәк, һәркайда җирле үзидарә Советының планлы эше уңай яктан билгеләп үтелде. Ул авыл җирлеге башлыгының традицион отчетында да чагылыш тапты. Надежда Ивановна авыл халкы тормышы һәм эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен яктыртты, чагыштыру өчен 2017 һәм 2018 еллар буенча мәгълүматларны да китерде. Узган очрашуларда халык күтәргән сорауларның даими рәвештә чишелеш табуы билгеләп үтелде. Мисал өчен, “Сеспель” халык ансамбленең гардеробы зурлар һәм балалар өчен милли костюмнар комплектлары белән тулыланган. Шлу ук вакытта авыл халыкның тормыш шартлары һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа бурычлар да билгеләнде. Алар турында үз чыгышында Ильяс Рифкатович сөйләде. Якын киләчәккә планнардан – мәктәп янында борылу мәйданчыгы төзү һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт.

* Алга таба да авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү кирәк, – дип чакырды Ильяс Әхмәтҗанов һәм җыен карары проектына ике өстәмә кертте. Бу – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм кооперацияне үстерү. Ул шулай ук депутатлар корпусының нәтиҗәле эшен дә билгеләп үтте. Аның составы инде тотрыклы, энергияле һәм инициативалы кешеләрне берләштерә. Мисал өчен, Лидия Анисимова 4нче чакырылыш рәттән җирле үзидарә Советы депутаты итеп сайлана. Үзе әйтүенчә, Надежда Егорованың оста җитәкчелеге астында һәм якташларының ярдәме белән эшләү авыр түгел, ди. Әмма шулай да вәкаләтләрен яшьләргә тапшыру турында уйлана.

Богдашкинода да җыен шундый ук тәртиптә барды. Авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова 2018 елдагы эшкә йомгак яады. Аның

чыгышын депутат Наталья Алексашкина тулыландырды. Очрашуларның дустанә мохитта узуын да билгелзәп үтәргә кирәк. Авыл халкы район җитәкчелегенә һәм төрле службалар вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Алар, нигездә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга кагылышлы иде.

Старт бирелде. Бу көннәрдә алдан билгеләнгән график буенча район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев