Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Бикүле авылында “пятачоклар” кире кайта

Һәр атна азагында авылның бер урамында халык кич утырырга җыела.  

Бикүле авылында “Җәйге капка төбе” проектын башлап җибәргәннәр. Аның асылы бик гади – һәр атна саен авылның бер урамында кич утыру оештыралар. Әлбәттә инде, ул җыр-биюләр, күңел ачулар белән үрелеп бара, күрше-күлән җыелышып рәхәтләнеп сөйләшеп утыра, кызыклы хәлләрне искә төшереп, хатирәләр яңарта. 

“Икенче төрле “Бикүле пятачогы” дип тә атыйбыз без аны, – ди авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова. – Җәен авыл кешесенең эше күп булса да, гомер-гомергә очрашып, кич утырырга да вакыт тапканнар. Мәдәният йортыбыз эшләп тора үзе, әмма халык җылы кичләрдә саф һавада утырырга ярата. Шуңа мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләре алар янына барырга карар кылды”. 

Проектны Ленин урамында яшәүчеләр ачып җибәргән – шимбә кичендә алар Гомәр һәм Гөлсәрия Вәлиуллиннар капка төбендә җыелган. Хуҗалар күрше-күлән килгәнче ишегалдын бизәп, өстәлләр корып куйганнар, кунакларны кайнар чәй, коймак белән каршы алганнар. Мәдәният хезмәткәрләре аппаратураны урнаштырып, күңелле музыка кабызып җибәрү белән барысы да чарага ашыккан. Каядыр барып йөрергә авырсынган олыраклар да яшьрәкләрнең күңел ачуларын, җыр-биюләрен карарга чыккан, урам бәйрәменә шәһәрдә яшәүчеләр дә кайткан. Ә кич утырулар җәй буена дәвам итәчәк. Мәдәният хезмәткәрләре төзегән исемлек июль-август айларына тулы икән инде. Бу атнада Зеленая урамында яшәүчеләр җыела, киләсе атнада Тихая урамыныкылар бәйрәмгә әзерләнә.

Әлбәттә инде, капка төбендә тирә-як урамнарда яшәүче авылдашлар өчен дә урын җитәрлек – инде олылар да интернет аша онлайн аралашуны гадәткә керткән бер вакытта кара-каршы сөйләшеп утыруларга ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев