Нурлат районының Кизләү авылында яшь гаиләләр җиләк үстерү белән шөгыльләнә
Бу сезонда 350 килограмм уңыш җыярга өлгергәннәр инде.
Кизләү авылында Җәлалетдиновлар һәм Мостафиннар бу көннәрдә үзләре үстергән җиләкләрдән мул уңыш җыя.
Дуслар Риназ Мостафин һәм Гөлүс Җәлалетдинов шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җиләк үстерү белән моннан берничә ел элек шөгыльләнә башлаганнар. Үзләре Нурлатта яшиләр, нефть тармагына караучы предприятиеләрнең берсендә хезмәт куялар, әмма шулай да җиләк үстерүгә дә вакыт табалар.
Бар да гап-гади авыл бакчасында түтәлләрдә җиләк үстерүдән башланган. Үзләреннән арткан җиләкләрне сатарга җыенгач, аңа ихтыяҗның бик зур булуын ачыклаганнар һәм шунда аны күпләп үстереп карарга дигән идея килгән дә. Икенче елны зуррак бакча алып, 1 мең төп җиләк утыртканнар. Узган елда авылның Умарталык аланы янәшәсендә 40 сутый участокта эшләрен җәелдереп җибәргәннәр: 15 трактор арбасы тирес керткәннәр, туфракны йомшартып, үсентеләр өчен буразналар әзерләгәннәр. Тамчылы су сибү өчен 3600 метрлап шланг, 1800 метрлар тирәсе мүлчәләү тукымасы кирәк булган, суны Чирмешән елгасыннан тартканнар. Биредә бүгенге көндә 4 мең төп җиләк үсә.
“Бу юлы җиләкнең ремонтант сортлысына өстенлек бирергә булдык. Чөнки бер тапкыр уңыш бирә торган җиләкләрнең файдасы әллә ни зур түгел. Мурано сортына тукталдык. Әлеге сорт сезон дәвамында өч тапкыр уңыш бирә”, – ди Гөлүс Җәлалетдинов, инде икенче катка чәчәк ата башлаган җиләкләрне күрсәтеп.
Беренче уңышны 20 июньнәрдә җыя башлаган булганнар икән. Әйтүләренчә, 350 килограммлап җиләк җыеп алганнар инде. Җиләкләргә тәрбия килешкән – эре, хуш исле, сусыл булып пешкәннәр.
Әлбәттә, һәр башлангычның кыенлыклары да юк түгел. “Җиләк бала кебек бит ул. Аны һәрчак карап торырга, күп игътибар бирергә кирәк – яздан яфракларын чистартырга, авыруларга каршы эшкәртергә, – диләр егетләр. – Әмма плюслары да юк түгел – җиләккә халык арасында сорау бик зур һәм Нурлатта аны урнаштыру белән проблема юк”.
Яшьләр алга кыю планнар кора – үзләре үк үсентеләр үстерү белән дә шөгыльләнә башларга уйлыйлар. Акрынлап анысының да нечкәлекләрен өйрәнә башлаганнар инде. Үз рассадниклары булу алга таба мәйданнарны тагы да ишәйтергә мөмкинлек бирергә тиеш. Җиләк үстерү эшендә исә Риназ белән Гөлүснең беренче ярдәмчеләре – гаиләләре. Җиләк араларын утау, уңыш җыю кебек эшләрдә тормыш иптәшләре Илүзә белән Айгөл, әниләре ярдәмгә килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев