Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының “Коммунальник” ОООсы республика бәйгесендә уңышка иреште

2017 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы идарәче оешма” республика конкурсы җиңүчеләре арасында шәһәрнең “Коммунальник” ОООсы да бар. Быел оешма конкурста 100 мең квадрат метрга кадәр торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмалар өчен номинациядә өченче урынга лаек булды.

Республика конкурсында оешмаларның күпфатирлы йортларны вакытында һәм сыйфатлы карап торуы, күпфатирлы йортлар белән идарә итү килешүе шартларын, мәгълүматларны ачу стандартларын истә тоту, хезмәтне саклау эшенең торышы һәм башкалар искә алына. “Коммунальник” әлеге конкурста 2012нче елдан бирле уңышлы катнашып килә.

– 33 йортка хезмәт күрсәтәбез, ә бу 787 йортта яшәүче 1800дән артыграк кеше дигән сүз. Бүгенге көндә оешмада 14 кеше эшли, дәвамлы уңышыбызда аларның һәркайсының өлеше зур. Үзебез карамакта булган йортларда яшәүче һәркем безнең хезмәттән канәгать калсын, алар яшәгән йортлар һәрчак уңайлы  булсын дип тырышабыз, – ди “Коммунальник” ОООсы җитәкчесе Марат Хәмидуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев