17 майда, Нурлат районының Чулпан авылында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күп тапкыр сабантуйлар батыры Сабир ага Хәбибуллин истәлегенә милли көрәш буенча чираттагы, XX юбилей турниры үтте.
Әлеге турнир елның-елында ТРның Яшьләр эшләре, спорт-туризм министрлыгы, республиканың билбау көрәше буенча Федерациясе, район җитәкчелеге, башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, Чулпан авыл җирлеге Советы, Чулпан урта мәктәбе һәм күпсанлы иганәчеләр ярдәмендә уздырылып килә. Ярышларны ачу тантанасында катнашкан Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров Сабир ага Хәбибуллин истәлегенә уздырылучы турнирның төп асылы яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә һәм күркәм якташларыбызны хөрмәт итә белүдә чагыла, дип билгеләп үтте. Ярышларны ачу тантанасында яшь көрәшчеләргә шулай ук республиканың билбау көрәше буенча Федерациясе башкарма директоры, Сабир аганың улы Хәбир Хәбибуллин, Чулпан авыл җирлеге башлыгы Хафиз Ситдыйков, авыл урта кәмтәбе директоры Әнвәр Шәяхмәтов, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин һәм башкалар да теләкләрен җиткерделәр.
Быелгы ярышларда исә хуҗалардан тыш, Самара, Ульян өлкәләреннән, республиканың Лаеш, Әлки, Аксубай, Биектау районнарыннан, Яр Чаллыдан 200гә якын көрәшче бил алышты.
Нет комментариев