Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат сабыйлары әниләрен кунакка җыйды

Бу көннәрдә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Әниләр көненә багышланган чаралар үтә.

Кичә, 27 ноябрьдә, "Чык тамчысы" балалар бакчасында да балалар үз әниләрен котладылар. Һәр төркем үзләренең иң яраткан, иң кадерле кешеләре өчен күңелле җырлар, биюләр һәм шигырьләр, сәхнә күренешләре әзерләгән. Бәйрәмдә әниләргә дә тик торырга туры килмәде, алар уеннарда катнаштылар, бәйгеләрдә үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Бакча балалары әзерләгән "Минем әнием" рәсемнәр күргәзмәсе дә әниләрдә зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат