Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат саклануга әзер

11 мартта Нурлат масштаблы команда-штаб өйрәнүләре урынына әверелде. Моның өчен районга хокукка каршы гамәлләр имитацияләү өчен Яр Чаллыдан омончылардан торган 10 төркем, җәмгысе 65 кеше килде. Өйрәнүләргә ТР эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниуллов җитәкчелек итте.

Асылда шәһәр бер көнгә төрле җинаятьчел каршылыкларның массакүләм басып алу объектына әверелде. Башта ук өйрәнүләр урыны итеп потенциаль куркыныч булган биш яшәешне тәэмин итү объекты сайланды, алар арасында элемтә, нефтебаза, подстанция, элеватор, геофизика бар иде. Әмма имитация төркеме моннан да зуррак мәйданны колачладылар. Команда-штаб өйрәнүләренең асылына безнең районда ихтимал булган реаль ситуация салынган иде.
Иртәнге 9да гимназия бинасына бигесез хатын-кыз үтеп керергә маташа, соңрак ачылаганча, аның шартлаткычы да була икән. Каравылчы аны үткәрми, һәм бу белем бирү учреждениесенә үтеп керүнең чикләнгәнлеге билгеләп үтелде. Биредә фойеда ук шартлау имитациясе гамәлгә ашырылды, барлык службалар да оператив эш итте, укучылар эвакуацияләнде. Аннан өйрәнү гамәлләреннән соң, РУЭСка күчтеләр, бинага террорчылар үтеп керә алмады, әмма үзәк мәйданга шартлаткычлы машинаны бернинди каршылыксыз алып керә алдылар. Шартлы террорчыларның гамәлләре төрле планда иде. Алар шартлаткыч матдәләрне элеватор террториясенә куйдылар, бу исә уяу нурлатлыларның игътибарыннан читтә калмады, алар бу хакта кизү частька хәбәр иттеләр. ОМВД һәм НРЭС биналарына керергә маташулары да уңышсыз булды, аннан алар РИТЭКны басып алырга омтылдылар, әмма биредә дә бу ниятләре барып чыкмады, шартлау булмый калды. Үзәктәге банкта да шартлаткычны үзвакытында сизеп алдылар. Тимер юл вокзалында шартлы җинаятьчеләр начальник кабинетына үтеп кереп, ут төртеп карадылар. Шулай да өйрәнүләрнең иң кызуы геофизикага эләкте, анда террорчылар алты кешене откынлыкка алдылар, акча таләп итә башладылар, берсен шартлы рәвештә үтерделәр. Нефтебазада шартлаткычны машина тоткарланды.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин билгеләп үктәнчә, бүлектә личный составны җыю турында "Вулкан-4" һәм шәхси объктларны саклау буенча "Крепость" операцияләре игълан ителгән. Тулаем алганда, өйрәнүләрне уңышлы үтте дияргә мөмкин. Моны ТР эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов та билгеләп үтте:
- Тактик өйрәнүләр уңышлы узды, подразделениеләрне оператив гамәлләргә әзерлекләре расланды. Нурлатта соңгы өйрәнүләр 2009 елда үткәрелгән иде, аның белән чагыштырганда, быел әзерлек дәрәҗәсенең һәм профессиональ грамоталылыкның үсеше күзәтелә, - диде ул.
Дамир равилевич район объектларының яхшы ныгытылганлыгын, бу мәсьәләгә җитәкчеләрнең нык игътибары бирүен билгеләп үтте, һәм Нурлатта өйрәнүләр уңай бәягә лаек, дип нәтиҗә ясады.
Министр урынбасары эшлекле визиты азагында район башлыгы Равил Кузюров белән очрашты, анда җәмәгать куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат