Бу көннәрдә Нурлат шикәр заводында татлы тамыр эшкәртүне төгәлләделәр.
Завод директоры Игорь Сагайдак әйтүенчә, быел завод 162 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрткән, 21 мең тонна шикәр комы җитештергән. Башка еллардан аермалы буларак, быел шикәр заводында шикәр кайнату сезоны күпкә кыскарак булды. Моны нигездә чималның азрак булуы белән бәйләсәләр дә, җәйдән үткәрелгән зур реконструкция эшләренең нәтиҗәсе дә булуы бәхәссез.