Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәре Советының XXXIV сессиясе үтте

Бүген, 19 августта, район Советының зур залында Нурлат шәһәре Советының XXXIV сессиясе үтте.

Сессияне шәһәр Советы рәисе Равил Кузюров алып барды. Биредә шәһәр бюджетының I яртыеллыкка үтәлеше, торак фондын әзерләү, җылылык-энергетика хуҗалыгы, социаль-мәдәни объектларның ягу сезонына әзерлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.
Беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары - район финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлфия Нуруллина шәһәр бюджетының 2014 елның I яртыеллыгына планлы билгеләнешенең үтәлеше 44069 мең сум булды, диде, шул исәптән, салым һәм салымнан булмаган керемнәр буенча - 32807 мең сум (планга карата 74 процент), кире кайтарылмаучы күчерүләр буенча - 1132 мең сум. Докладчы төрле төр салымнар, шул исәптән, физик затларның милкенә, җир салымнары буенча мәгълүмат бирде.
Ягу сезонына әзерлек буенча мәйгълүматны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин җиткерде. Ул котельняларның 2014-2015 елгы ягу чорына әзерлеге, су белән тәэмин итү һәм су бүлү мәсьәләләренә тукталды. Шәһәрнең яшәешне тәэмин итүче службалары кышкы шартларга әзерләү буенча зур эшләр башкарылганлыгын билгеләп үтте.
Өченче мәсьәлә буенча Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Дмитрий Фомин чыгыш ясады. Ул шәһәр территориясендә предприятиеләр базаларында 32 ДНД эшләвен әйтте. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы, закондагы нормалар нигезендә, халык дружинасы оештырырлык территорияләрне чикләрен билгеләргә тиеш, диде ул. Бүгенге көндә 32 ДНДны берләштерюче бер халык дружинасын оештыру һәм аның чикләрен Нурлат чикләрендә билгеләргә тәкъдим ителә. Докладчы халык дружинасы командирын, хокук саклау буенча җәмәгать пунктларының өч начальнигын билгеләүдә ярдәм сорап Равил Әфраимовичка мөрәҗәгать итте.
Депутатлар сессиянең көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул иттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X