Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәренең 4 территориаль иҗтимагый үзидарәсе республикада иң яхшылар арасында

"Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре (ТОС)" конкурсында катнашып, шәһәрнең "Югары Нурлат" ТОСы - 2нче, "Ключи" һәм "Шикәр заводы" - 3нче, "Түбән Нурлат" ТОСы - 4нче урыннарга лаек булдылар һәм җәмгысе 1 млн. 658 мең сумлык грантлар оттылар.

Аларның җитәкчеләре һәм район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова узган атна азагында Казан ратушасында үткән бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Гомумән, конкурсның республика этабында Татарстанның төрле шәһәрләреннән 167 ТОС катнашып, шуларның 120се 50 млн. сумнан артыклык акчалата бүләкләргә лаек булган. Грант акчаларын ТОСларның устав эшчәнлеген тормышка ашыру, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү һәм башка максатларга юнәлтү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлатский район конкурс