Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәренең Кормыш бистәсендәге мәчеткә карак кергән

1 апрельгә каршы төндә Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге кизү телефонына котельня тәрәзен ватып Кормыш бистәсендәге мәчеттән электр чәйнеге, балта һәм светодиод фонарь урлау турында хәбәр керә. Гомуми зыян суммасы 1390 сум тәшкил итә.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү вакытында мәчеткә керүчене аяк киеме эзе буенча ачыклыйлар. Ул элек хөкем ителгән Егоркино авылы кешесе булып чыга. 2 апрель көнне шикле зат тоткарлана һәм әңгәмә вакытында үзенең гаебен таный, урланган әйберләрне дә кайтарып бирә. Әлеге затка карата районнан чыгып китмәү турында чара билгеләнгән.
Мәчет имамы Альберт хәзрәт Насрыев әйтүенчә, алга таба дин йортын иминлек пультына тоташтыру буенча эшләр планлаштырыла икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Кормыш мәчет