Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат үсмерләре хәзер кышын да эшли ала

Быел халыкның мәшгульлеге үзәге аша 240 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Алдагы еллардан аермалы буларак, үсмерләргә быел эшкә урнашу өчен каникулларны көтеп тору кирәкми, алар ел әйләнәсе эшли алачак.

- Теләүчеләр инде гыйнвар аеннан ук дәресләрдән соңгы буш вакытларын эшләп, файдалы итеп үткәрә алалар, - ди үзәкнең өлкән инспекторы Рушания Сафина. - Үсмерләр төрле оешма-предприятиеләрдә бик авыр булмаган хезмәттә, мәсәлән, территорияне кардан арындыру, шугалакларны чистарту кебек эшләрдә катнашырга мөмкин. Бу уңайдан эш бирүчеләрдән дә тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Үзәккә эш сорап мөрәҗәгать итүче үсмерләр бар икән инде. Аларга хезмәтләре өчен мәшгульлек үзәгеннән 1275 сум матди ярдәм һәм эш бирүчеләрдән эшләгән сәгатьләреннән чыгып түләү каралган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X