Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары бер конкурста җиде урын яулап кайттылар

Апрель азагында Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында үткән Бөтенроссия "Весенние проталины" вокал-хор иҗаты конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Мәктәпнең Валентина Тяжова җитәкчелегендәге җыелма хоры (хормейстерлары София Сафина, Зөлфия Юнысова, Людмила Чернышева, концертмейстер Гүзәл Маняпова) конкурста I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Мәктәпнең София Сафина җитәкчелегендәге "Улыбка" вокаль ансамбле һәм Роза Әхмәтҗанова кул астында шөгыльләнүче Сабина Әбҗаппарова белән Азалия Галимованың "Элегия" вокаль дуэты III дәрәҗә лауреат исемен алды. Моннан тыш, Зөлфия Юнысова җитәкчелегендәге "Шатлык" вокаль ансамбле белән Валентина Тяжовада шөгыльләнүче Арина Евдокимова I дәрәҗә, Роза Әхмәтҗанова шәкертләре Искәндәр Гайсин белән Сабина Әҗаппарова II дәрәҗә дипломантлар булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ДШИ

2
X