Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат сәнгать мәктәбе укучылары төбәк конкурсында уңышлы чыгыш ясады

Чәршәмбе көнне Нурлатның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә узган халык уен коралларында уйнаучыларның төбәк конкурсында катнашып, уңышлы чыгып кайттылар.

Укытучы Валентина Бурганова кул астында шөгыльләнүче 2нче сыйныф укучылары Булат Мөбарәкшин конкурста Гран-прига ия булса, Гүзәл Яруллина 1нче урын алган (икесенең дә концертмейстерлары - Лариса Мухаметжанова). Шул ук укытучының тагын бер шәкерте - Наталья Кириллова (концертмейстер Елена Боркова) шулай ук 1нче урынга чыккан. Мәктәп укытучысы Гөлия Гарифуллина классында шөгыльләнүче Злата Михайлова (концертмейстер Розалия Гайнанова) үз яшьтәшләре арасында III урынны алган. Мәктәпнең тагын ике укучысы Иляна Морякина белән Ләйлә Хәммәдиева "Безнең өмет" дигән Дипломнар блеән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат