Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат спорт мәктәбе ачык көрәш турниры үткәрде

Бүген, 10 гыйнварда Г. Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә милли көрәш буенча ачык беренчелек үтте.

Әлеге бәйге укучылар арасында каникуллар чорында уздырылучы спорт ярышлары кысаларында оештырылган иде. ДЮСШ келәменә бүген йөздән артык яшь көрәшче чыкты. Катнашучыларның географиясе дә шактый киң иде: спорт мәктәбенең үзендә, аның Түбән Нурлат, Иглай, Югары Нурлат, Яңа Әлмәт, Колбай Мораса, Чулпан филиалларында шөгыльләнүчеләр, Биккол үсмерләре көч сынашты, "Нурлатнефть" НГДУсы ике команда куйды, шулай ук Әлкидән дә яшь спортчылар килгән иде. Яшь көрәшчеләр унбишләп үлчәү категориясендә бил алышты. Әлбәттә инде, күпчелек авырлыкларда призлы урыннарны нурлатлылар яулады.
- Бу ярышлар яшь көрәшчеләргә тиздән Яңа Чишмә районы башлыгы призларына булачак саллы турнир алдыннан генераль әзерлек тә булачак әле, - ди райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Әнәс Нәбиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт