Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат спорт мәктәбе яшь теннисчыларны җыйды

Бүген, 25 мартта Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы ярышлары узды.

Ярышларда ДЮСШның үзендә һәм спорт мәктәбенең Киекле, Аксумла-Якушкино филиалларында шөгыльләнүчеләр, шулай ук Иске Чаллы укучылары катнашты. Шул рәвешле, бу көнне 80ләп яшь теннисчы көч сынаша алды. Нәтиҗәдә, Илгиз Манәпов (Киекле), Николай Савадеров (Иске Чаллы), Дмитрий Паймурзин, Леонид Григорьев (Якушкино), Рузилә Ганиева һәм Арина Малышева (ДЮСШ) үз ишләре арасында чемпион исемнәре яуладылар. Бүген беренче урын алучылар "Татарстан өметләре" республика ярышларында Нурлат данын яклаячаклар. Әлеге турнир 28-30 мартта Казанда узачак.
Бүгенге көндә спорт мәктәбенең үзендә һәм аның филиалларында 100гә якын укучы өстәл теннисе секциясенә йөри. Яшь спортчыларны бу уен серләренә Киекледә Йосыф Садыйков, Аксумла-Якушкинода Владимир Пайдуганов, ДЮСШның үзендә Фәрхәт Ситдыйков өйрәтә. Соңгы араларда укытучы-тренерлары Геннадий Герасимов һәм Любовь Живодеровада шөгыльләнүче Иске Чаллы укучылары да матур уңышлары белән сөендереп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат