Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат спорт мәктәбендә “Буыннар очрашуы” дигән волейбол матчы үтте

Күптән түгел балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә "Буыннар очрашуы" дип аталган үзенчәлекле волейбол матчы үтте. Әлеге уенда спорт мәктәбендә элегрәк шөгыльләнгән һәм бүген волейбол секциясенә йөрүче кызлар очрашты.

Истәлекле матчның инициаторы һәм оештыручысы ДЮСШның волейбол тренеры Вячеслав Лобов бу очрашуны күптән ниятләп йөргән булган икән.
- Мондый матчка уенчыларны җыю ансат түгел, - ди Вячеслав Анатольевич. - Заманында миндә шөгыльләнгән кызларның һәммәсе дә бүген я студент, яисә кайда да булса эшләүчеләр, араларында инде үз тормышларын корып җибәргәннәре дә бар. Шуңа "Буыннар очрашуын" җәен, каникул-отпусклар вакытында оештырырга булдык.
Чыннан да, матчка килүче "ветеран-кызларның" барысы да диярлек студентлар. Әмма бу көнне алар студент тормышыннан бигрәк, элегрәк, мәш килеп волейбол белән җенләнгән елларына кайттылар. Хәер, бергәләп искә төшерерлек хатитрәләре дә, үзләренә алмашка килгән яшь волейболчыларга бирерлек киңәшләре дә аз түгел иде. Ни дисәң дә, бу кызлар волейбол таихына заманында Казан командасын җиңгән бердәнбер команда буларак та кереп кала алды бит әле. "Төрле турнирларда Нурлаттан икәнлегебезне белгәч, теге казанлыларны җиңүчеләрмени, дип сокланганнары әле дә хәтердә", - ди әнә бүгенге көндә Самара дәүләт университетында журналистлыкка укучы Ксения Гущина. Шунысы кызык, үзвакытында бер командада уйнап, бергәләп шактый уңышларга ирешкән кызлар мәктәптән соңа кайларга гына таралышып бетмәгәннәр. Мисал өчен, Маргарита Кульметьева очрашуга Мәскәүдән үк кайткан, ул - Менделеев исемендәге Россия химия-технология университеты студенты. Ольга Толщинкова Ульянда техник университетта белем ала, Елена Трубкина Ижау дәүләт медицина академиясендә, Анастасия Саврандеева белән Айсинә Гайнуллина Казан вузларында укыйлар. Ә менә Регина Кыямова укуын тәмамларга һәм эшкә урнашырга да өлгергән инде, ул бүген "Нурлатнефть" НГДУсында эшли.
Уен мәйданчыгында да дустанә халәт хөкем сөрсә дә, көндәшлек рухы да беркая китмәде. Һәркемнең тарихка кереп калачак матчта җиңәсе килде. "Ветеран-кызлар" үзләренең заманында тикмәгә генә республикада иң көчлеләр арасында йөрүләрен расларга теләсә, яшь команда лаеклы алмаш барлыгын исбатларга ашкынды. Ә менә яшьләр өчен уйнаган Карина Хәйбуллинага бераз моңсурак та булгандыр, мөгаен. Ул быел унберенче сыйныфны тәмамлады һәм бүген бу команда составында аның соңгы уены иде. Әмма Карина волейболны ташламаска ниятләгән: ул Казан спорт академиясенә ууырга кергән, аның да бюджет төркеменә эләгә алган әле. "Киләсе елларда сезгә каршы уйнарга туры килә инде, ачуланмассыз", - дип шаяртып та алды командадаш дусларына мөрәҗәгать итеп. "Буыннар очрашуы" исә мондый төр матчларга хас интрига, шоу элементлары кебек барлык сыйфатларны да үз эченә алып, 3:2 исәбе белән"ветераннар" файдасына төгәлләнде. Соңыннан очрашу җйнак кына табын артында дәвам итте. Анда инде тулысы белән хатирәләргә бирелделәр. Заманында волейбол җене йоктырганы, еллар узгач та үзләрен онытмавы өчен тренерлары Вячеслав Лобовка кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр, әлбәттә инде, мондый җылы очрашуларны киләчәктә кабатлап торырга, тагы да күрәк командалар тупларга килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат