Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат спортчылары Зиннәт Яруллин белән хушлашты

    Кичә, 21 сентябрьдә 59 яшендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Зиннәт Яруллин вафат булды

    Зиннәт Яруллин бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кеше иде. Укытучы булды, Югары Нурлат мәктәбе директоры вазифасында уңышлы эшләде. Шулай да күпчелек көчен ул район өчен оста көрәшчеләр тәрбияләүгә багышлады. Хәер, район гына түгел, республика өчен дип тә әйтергә мөмкин. Мисал өчен, районның берничә Сабантуе батыры, Казаннарда мәйдан откан, Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты призеры Илфат Гыймадиевны көрәш келәменә дә нәкъ Зиннәт Яруллин бастырган иде. Зиннәт Зәкиевичның шәкертләре хәзер үзләре яшь спортчылар тәрбияли. Мисал өчен, Илшат Әһлиуллин, Ленар Фәтхетдинов, шул ук Илфат Гыймадиев кебек егетләр бүген үзләренә тиң булырлык алмашлар үстерә.
    Зиннәт Яруллинны туган авылы Үрнәктә җирләделәр, аның белән хушлашырга райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре, ДЮСШ җитәкчелеге һәм тренерлары, шулай ук районның күпләгән спортчылары килгән иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: