Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат станциясенең янгын поезды каравылы тулы әзерлектә

Бүгенге көндә синоптиклардан еш кына 2010 ел эссесе кабатлануы мөмкин, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Димәк, ул вакыттагы сыман урман массивларында янгын чыгу куркнычы күпкә арта.

Янгын куркынычы чоры керү белән Нурлат станциясенең янгын поезды каравылы да тулы әзерлеккә күчә. 6шар кешедән торган 4 бүлек тәүлек әйләнәсе кизү торалар.
- Әлегә хәвефле сигналлар кермәде, әмма без һәлакәт урынына теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә әзербез, - дип гадәтләнгән сыман җавап бирә насос корыламалары машинисты Сергей Черепанов. Әлеге службада ул 7 ел эшли, 2010нчы елда аңа урман янгыннарын сүндерүдә катнашырга туры килгән. Янгын поезды каравылына исә тактик өйрәнүләргә генә дә елына 8әр тапкыр диярлек чыгарга туры килә, тренировкалар елның теләсә кайсы вакытында - кышын һәм җәен, суыклар һәм эсседә дә үткәрелә. Янгын сүндерүдән тыш алар тимер юл полотносында килеп чыга торган һәлакәтләр вакытында ярдәм күрсәтү күнекмәләренә дә өйрәнәләр. Кыскасы, каравылның функциясе гадәттән тыш хәлләр службасы эшен хәтерләтә. Поездда газ-төтеннән саклау службасы җиһазландырылган, сулыш алу кыенлашкан мохитта эшләү өчсен аппаратлар бар. Алардан практикада моңа кадәр әле бер тапкыр, тренировкада гына файдаланганнар. Әмма бу яхшыга гына. Янгын поездында су запасы 120 тонна тәшкил итә. Бу кышын, ә җәен ике тапкырга күбрәк. Бу чорда составка һәркайсы 60ар тонналы өстәмә ике цистерна эләктерәләр. Чагыштыру өчен: янгын сүндерү машинасына 4 тонна су сыя. Поездда янгын сүндерү тармагының гомуми озынлыгы 1300 метрга җитә.
Нурлатның махсуслаштырылган поезды Ульян өлкәсенең Амировка станциясеннән Бөгелмә районындагы Акбаш станциясенә кадәр участокка хезмәт күрсәтә. Биредә башка шундый подразделениеләрнең алдынгы тәҗрибәсен дә өйрәнәләр, хезмәтне саклауга да зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, инде 10 елдан артыграк поездда бер тапкыр да имгәнү очрагы теркәлмәгән. Моны хезмәтне саклау буенча уполномоченный Илдар Сәмигуллов та билгеләп үтә.
Кизү смена һәр иртәдә эшкә килә. Ә узган сменада эшкә керешкән янгын сүндерүчеләр аларга техниканы гына түгел, территорияне дә тапшыралар, анда һәрчак тәртип булырга тиеш. Шуннан соң бар да инде билгеләнгән көн тәртибе буенча бара. Каравыл әнә шулай үзенең өзеклексез службасын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат