Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат студентлары хорда җырлый

    Нурлат аграр техникумының "Вдохновение", Чистай шәһәре ВУЗларының һәм ССУЗларының "Гармония" җыелма хорлары студент хорларының "Җиңү җырлары" фестиваленең йомгаклау этабында катнашачак. Нурлатлылар республика жюрие хозурына хәрби тематикадагы ике җыр тәкъдим иттеләр.

    Бөек Җиңүнең юбилей елында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте "Җиңү җырлары" дип аталган студент хорлары Фестивале игълан иткән иде. Билгеле, әлеге чарада Кама аръягы зонасына караган аграр техникум студентлары да читтә калмады. 11 мартта Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә Нурлат, Аксубай, Чистай һәм Алексеевск районнары студентлары арасында сайлап алу этабы узды. Фестиваль кунакларын һәм чарага чакырылган тыл хезмәтчәннәрен сәламләгән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп, район башлыгы Равил Кузюровның сәламнәрен җиткерде. Шунда ук районның 10 тыл хезмәтчәненә юбилей медальләре дә тапшырды.
    - Фестивальдә, һәрхәлдә, дуслык җиңәр, - дип мөрәҗәгать итте "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлеге Советы рәисе Дамир Ишкинеев катнашучыларга.
    Командаларны сәламләп, фестивальнең зона этабына старт биргән жюри рәисе - "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Сәяси советы Башкарма комитеты рәисе, "Җиңү җырлары" фестивале" проектының җитәкчесе Алсу Тарханова хәрәкәт лидеры, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау сүзләрен җиткерде. Аннан ул фестивальнең максатларына тукталды.
    - Сәләтле яшьләрне ачыклау белән беррәттән, үткән тарихыбызны да барлауны да максат итә әле бу фестиваль, - диде жюри рәисе. - Февраль аенда старт алган фестиваль майга кадәр барачак. Проектыбызны бишкуллап хуплаганнары өчен районнар җитәкчеләренә рәхмәт.
    Фестивальнең гала-концерты исә Казанда 27 апрельдә узар дип көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: