Нурлат табибы Олимпиадада эшли
Нурлат район үзәк хастаханәсе хирургы Хәлил Мусин Сочидагы Олимпиадада эшләячәк.
- 18нче гыйнвардан бирле Сочида мин. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстаннан 220 табибны Олимпиадада эшләргә юллады. Шәхсән үзем Олимпиаданы ачу һәм ябу тантаналарында эшләячәкмен, аннан параолимпия уеннарына да калачабыз әле. Гомумән, Сочидагы командировкам 20 мартка кадәр планлаштырылган. Мөмкинлек чыкса, ярышларга да барырга тырышачакмын, әлбәттә - хоккей, биатлонны яратам. Хоккейда "алтын"ны безнекеләр алыр дип өметләнәм, биатлонда хатын-кызлар эстафетасын отарбыз дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев