Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат телевидениесе 15 еллыгын билгеләп үтте

5 сентябрьдә "Нурлат-ТВ" үзенең унбишъеллыгын бәйрәм итте. Нәни булса да, юбилей уңайдан шәһәрнең үзәк мәйданында күптөрле чаралар оештырылды.

Иң элек телевизиончыларны район башлыгы Равил Кузюров котлады. "Үз телевидениесе булган район бик бәхетле", - дип билгеләп үтте ул. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин исә Нурлат телевидениесе һәрчак халыкчан булды һәм актуаль мәсьәләләрне тирәнтен яктыртты, диде. Коллективны котларга килгән "Татмедиа" АҖ генераль директоры Фәрит Шагиәхмәтов "Нурлат-ТВ"ның бердәм коллектив булуын ассызыклады һәм үзләренең юбилейларын районкүләм бәйрәмгә әверелдерүләренә сокланды. "Нурлат телевидениесенең бәйрәм өчен чыгарылган "Без сезне күрсәттек, ә бүген сез безне карагыз!" - дигән шигаре бик оригиналь. "Нурлат-ТВ" унбиш ел дәвамында үз маркасын югары тота һәм бүгенге көндә республика телевидениеләре арасында лидерлар сафында йөри, - диде ул. Шунда ук телевидение хезмәткәрләре Гөлназ Хәсәншина һәм Ләйсән Митянинага "Татмедиа"ның мактау грмаоталарын тапшырды. Бу көнне Нурлат телевидениесе, шәхсән аның шул дәвердәге алыштыргысыз җитәкчесе Резидә Гиняева адресына котлау сүзләре күп яңгырады. Мәсәлән, республиканың төрле район-шәһәрләреннән күпләгән коллегалары да юбилей шатлыкларын бүлеште, бүләкләрен тапшырды.
Рәсми тантанадан соң, бәйрәм уңаеннан үзәк паркка күпләп җыелган халык республиканың танылган җырчылары, үзебез районның сәләтле башкаручылары ярдәмендә "Нурлат-ТВ" оештырган концертны хозур кылды.Концерты да үзенчәлекле иде: монда Нурлат телевидениесендә тиз арада поплуярлык казанган «Таныш булыгыз!» һәм "Пар канатлар" программалары геройлары сәхнә тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТВга 15 яшь