Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат телевидениесе 2015 елда үзенең 15 еллыгына аяк баса

Ә бүген, Бөтендөнья телевидение көнен иҗатташ дусларыбыз тыгыз хезмәт вахтасында каршылыйлар, чөнки бүген кич янә зәңгәр экраннарга чыгасылар бар. Бүген алар үзләренең 3775нче эфирларында нурлатлыларга район яңалыкларын җиткерәчәкләр, "Сиңа дигән җырым" программасы аша котлаулар юллаячаклар.

15 хезмәткәрдән торган коллективның иҗади уңышлары турында әледән-әле хәбәр итеп торабыз. Алар-күпсанлы республика һәм Россия конкурслары җиңүчеләре, берничә ел рәттән республикада "Ел иганәчесе" исемен яулаучылар. Хәзер дә кызыклы проектлары, җанлы тапшырулары һәм иҗади планнары бихисап, һәм аларның һәрберсе уң-ышлар һәм тамашачы мәхәббәте өстәсен.
Коллектив белән аның беренче көненнән ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Резеда Гиняева җитәкчелек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат